news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Люция Мусина Татарстанның атказанган артисты булды

news_top
Люция Мусина Татарстанның атказанган артисты булды
Фото: Люция Мусина аккаунтыннан

Җырчы Люция Мусинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. Бу турыда хәбәр итеп, ул социаль челтәрдә карар сурәтен урнаштырган.

«Музыка сәнгатен үстерүдә керткән өлеше өчен, артист-вокалист (солист) Люция Закирова Минзаһит кызына «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирергә», – диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 августта имзалаган указда.

Шушы указ белән «Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле» артисты Фәнил Фәйзуллинга, «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе»нең Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең балет артисты Лилия Әхмәтҗановага да «атказанган артист» исемнәре бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар