news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсенә кайгы килгән

news_top
Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсенә кайгы килгән
социаль челтәрләр

Җырчы Люция Мусина һәм Рөстәм Закировлар гаиләсе кайгы кичерә. 9 июль көнне Люция Мусинаның әнисе вафат булган.

«Әнием бу дөньядан китте. Урының оҗмах түрләрендә булсын, әнием. Ышанып булмый», – дип язган Люция Мусина социаль челтәрләрдә.

Дуслары һәм язылучылары Люция Мусинаның кайгысын уртаклаша.

«Әнине югалту бик авыр. Ана белән бала арасында гына була торган бер кыл өзелә, һәм дөньяга башка төрле карый башлыйсың. Мәрхүмәнең урыннары җәннәттә булсын, рухын Ходай шат кылсын»;

«Бигрәк яшь күренә бит… Авыргандыр инде»;

«Бик зур югалту. Сезгә күркәм сабырлыклар телибез», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар