Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люция Мусина белән Рөстәм Закиров кайда танышкан?

news_top_970_100
Люция Мусина белән Рөстәм Закиров кайда танышкан?
Рамил Гали

Җырчы Люция Мусина тормыш иптәше, җырчы Рөстәм Закировны, бик ихлас итеп, никахлашуларына 22 ел тулу белән котлаган. Ире белән кайда танышканнары турында да әйткән. 

«Бүген никахыбызга 22 ел булды. Башта күктә никах укыла, диләр. Дөрес икән. Без Рөстәм белән минем беренче энем Илдарның туган көнендә таныштык. Ә никахыбыз икенче энем Илнурның туган көнендә булды. Бик зур рәхмәт Аллаһы Тәгаләгә безне таныштырып, бәхетле гаилә тормышы бүләк иткәне өчен. Бик зур рәхмәт Айрат улыбыз, Миләүшә кызыбыз өчен. Бик зур рәхмәт сиңа, Рөстәм матурым, яратуың өчен», – дип, дулкынландыргыч сүзләр язып калдырган Люция Мусина. 

«Сез – бик матур парлар. Яратабыз. Тагын бик күп еллар тигезлектә, балалар рәхәтен күреп, сөенеп яшәргә насыйп булсын»;

«Сез күпләргә үрнәк. Пар сандугачлар кебек»; «Сез – искиткеч күркәм гаилә. Иҗатыгызны яратабыз», – дип котлаган аларны виртуаль дуслары да. 

 

Фото: © Люция Мусинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100