Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Закиров белән Люция Мусинаның улы тамашачыларны шаккаттырган

news_top_970_100
Рөстәм Закиров белән Люция Мусинаның улы тамашачыларны шаккаттырган
Фото социаль челтәрдән

Татар эстрадасының танылган тыйнак иҗади гаиләсе Рөстәм Закиров белән Люция Мусинаның улы Айратны да тамашачы яратып кабул иткән.

Музыкантның видеосын социаль челтәрләргә әнисе Люция ханым куйган. Анда Айрат Закиров Филүс Каһиров концертында чыгыш ясый. Ул сәхнәдә саксофонда уйный һәм матур, гадәти булмаган хәрәкәтләр ясап биеп тә ала.

Видеоны караучылар егетнең осталыгына шаккаткан.

«Талантлы әти-әнидән супер талантлы балалар туарга тиеш. Молодец, егет»;

«Бик талантлы егет. Концертта күреп кайттым»;

«Молодец! Әле беренче күрәм болай оста уйнаган кешене»;

«Талант! Уңышларга сөенеп, киләчәккә якты өметләр белән иҗат итегез»;

«Сөбханалла! Балаларыгыз бигрәк талантлы, бигрәк чибәрләр»;

«Күбрәк видеолар куегыз әле. Нишләп күрсәтмисез бу талантны. Күз тимәсен! Афәрин диясе генә кала»;

«Күзне дә алып булмый бу егеттән. Караган саен карап туеп булмый»;

«Шаккаткыч талант»;

«Ике тыйнаклык үрнәге булган пардан шаян егет туган» кебек комментарийлар калдырган тамашачылар.

Мондый талантлы егеткә «атказанган» исемен дә бирергә тәкъдим иткәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2022
    Исемсез
    Искиткеч!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100