Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Люция Алеева, машинасына утыртып йөреп, ятим балаларның күңелен күргән: «Йөрәк телгәләнә»

news_top_970_100
Люция Алеева, машинасына утыртып йөреп, ятим балаларның күңелен күргән: «Йөрәк телгәләнә»

Казан блогеры, Көек авылында юл булмау турында видеолар төшереп танылып киткән Люция Алеева ятим, мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күргән.

«144 бала тәрбияләнә торган балалар йортында хәйрия бәйрәме. Ул балаларның 70е урын өстендә.

Алар миңа «мама» дигәндә, әнисен кочаклаган кебек кочаклаганда һәм өмет тулы күзләре белән тутырып карганда, йөрәк телгәләнә…

Мин аларның барысы өчен дә әни була алмыйм, әмма мин аларны, башка кешеләр кебек үк, бераз гына булса да бәхетле итәсем килә.

Балаларга булышыр өчен байлык та, җитәкче булуың да кирәкми, теләк кенә кирәк. Һәм ярату.

Барыгызны да кечкенә генә булса да, яхшылык эшләргә чакырам!

Булганның кадерен белегез. Бәлки, бу видеоны карап, тормышыгызда проблемаларның бөтенләй булмавын аңларсыз.

Кулларыгыз, аякларыгыз, башыгыз, баш очында түбәгез, якыннарыгыз булса – сез инде бәхетле! Рәхмәтле булыгыз.

Бу бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәм. Балалар өчен чын бәйрәм булды, алар аны гомерлеккә истә калдырачак», – дип урнаштырган ул шушы видеосын.

Шушы видео астына бик күпләр үзләренең фикерләрен язып калдырган. Күпләр аңа кылган игелекләре өчен рәхмәт әйтә.

«Курслар үткәндә, кызлар белән бу балаларның чәчен кисәргә барган идек. Шул вакыт искә төшә дә, күз яшьләнә»;

Шушы сүзләргә җавап итеп Люция: «Мин дә аларның чәчен алырга барган идем. Көз көне. Тәрбияче әйтә: «Алгы чәчен төбеннән кис, Яңа елга кадәр үссен. Шул вакытка кадәр аның чәчен берәү дә кисмәячәк», – ди».

«Бу балаларның бала чагы бәхетле булсын. Ә сезгә изгелек кире әйләнеп кайтсын»;

«Көчле кешеләр генә шундый бәйрәм оештыра ала. Сокланам»;

«Сине «әни» дигәндә, күзләр яшьләнде»;

«Люция, син – олы йөрәкле кеше», – дигән сүзләр язып калдырганнар блогерга.

Искәртеп үтик, Люция – 3 бала әнисе, һәм аның язгы сулар җыелып торган урында купальник киеп йөргән видеосы социаль челтәрләрдә таралган иде һәм федераль каналларга кадәр барып җитте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100