«Лунтик» һәм «Смешарики» мультикларының режиссеры 49 яшендә үлгән
Ул Барбоскиннар, Иван Царевич турында мультфильмнарны да эшләгән.
«Лунтик» һәм «Смешарики» мультфильмнарының режиссеры Галина Воропай вафат булган. Аңа 49 яшь иде. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Әлеге мультфильмнарны ясаганчы, Галина Воропай укытучы булып эшли. 2022 елда рәссам-аниматор курсын тәмамлый. Аннары «Лунтик и его друзья» һәм «Барбоскины», «Алеша Попович и Тугарин Змей», «Смешарики. Новый сезон», «Иван Царевич и Серый Волк 2», «Три Богатыря. Ход Конем», «Иван Царевич и Серый Волк 3» һәм башка проектларда эшли.