Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Лукойл»ның тагын бер җитәкчесе сәер генә үлеп киткән (ул – унөченче)

news_top_970_100
«Лукойл»ның тагын бер җитәкчесе сәер генә үлеп киткән (ул – унөченче)

«Лукойл»ның директорлар советы җитәкчесе Владимир Некрасовның мәетен Мәскәүнең Серебряный Бор бистәсендә хатыны күрә. Үләр алдыннан ул өеннән чыкмаган, сәламәтлегенә зарланмаган.
«Лукойл»ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, үлем сәбәбе – йөрәге тоту. Бу үлемгә китергән башка сәбәпләр хәбәр ителми.

Бүген матбугат чаралары, «БАЗА» телеграм-каналына сылтама белән, Некрасов эчеп үлгән, дип хәбәр таратты.

«Лента.ру» язуынча, Некрасовканың йөрәгенә берничә ел элек операция ясаганнар – митраль клапан куйганнар, «шунтирование» ясатылган. Ул Австрия клиникасында дәваланган, дарулар эчкән. Аңа 66 яшь булган.

Владимир Некрасовка кадәр рәис булган Равил Маганов 2022 елның 1 сентябрендә һәлак булды. Рәсми фаразлар буенча, ул Үзәк клиник хастаханәдә булганда тәрәзәдән егылып төшкән.

Некрасов – 2022 елның башыннан санаганда, зур компанияләрдә эшләгән топ-менеджерлар арасында үлгән 13нче кеше. Аларның күпчелеге нефть-газ компанияләрендә эшләүчеләр иде.

Менә алар:

29 гыйнвар, 2022 – «Газпром инвест»ның транспорт хезмәте башлыгы Леонид Шульман. Ленинград өлкәсендә мәете табыла.

26 февраль, 2022 – «Газпром»ның корпоратив иминлек буенча генераль директоры урынбасары Александр Тюляков. Ленинград өлкәсендәге мәете табыла, ул үз-үзен үтергән, дип фаразлана, хат калдырган була.

4 март, 2022 – Нефть-газ магнаты Михаил Уотфорд (Толстошея). Британиянең Суррей шәһәрендә мәете табылган. Үз-үзенә кул салган, дип фаразлана.

11 май, 2022 – «Лукойл»ның элекке топ-менеджеры Александр Субботин. Гөберле бака каны белән Вуду ритуаллары уздырган бүлмәдә үле килеш табыла. Эчеп үлгән, дип фаразлана.

19 апрель, 2022 – «Газпромбанк»ның элекке вице-президенты Владислав Аваев. Хатыны, кызы һәм үзенең мәете үз фатирларында табыла. Көнләшү сәбәпле шундый адымга барган, дип фаразлана.

21 апрель, 2022 – «Новотэк»ның элекке топ-менеджеры Сергей Протосеня. Хатыны, кызы һәм үзенең мәете Испаниядәге йортларында табыла. Полиция фаразынча, ул хатынын белән кызын үтергән һәм бакчада асылынган.

5 июль, 2022 – «КамАЗ»ның техник үзәге директоры урынбасары Валерий Адаричев. Улы үтергән.

8 июль, 2022 – «Газпром»ның Арктика проектларында эшләгән Юрий Воронов. Бассейнда башы яралы килеш табыла.

27 июль, 2022 – «Внешэкономбанк»ның элекке топ-менеджеры Александр Колпаков. Үз фатирында мәете табылган. Онкологик авырудан үлгән, дип фаразлана.

1 сентябрь, 2022 – «Лукойл»ның директорлар советы башлыгы Равил Маганов. Хастаханә тәрәзәсеннән егылып төшкән.

10 сентябрь, 2022 – Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканың үсеше корпорациясе директоры Иван Печорин. Катердан егылып төшеп үлгән.

28 сентябрь 2022 – Россия тимер юлларының «Цифрлы логистика» компаниясе директоры Павел Пчельников. Балконда мәете табылган.

8 апрель, 2023 – «Якутскиэнерго»ның баш инженеры Игорь Шкурко. Якутскиның СИЗОсында үз-үзенә кул салган.

24 февраль, 2023 – Төбәкара ягулык берлеге директоры, «Уральс Энерго»га нигез салган олигарх Вячеслав Ровнейко. Мәете табылган, үзенә кул салган, дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100