Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лукашенко Путинга 4 капчык бәрәңге бүләк иткән

Лукашенко Путинга 4 капчык бәрәңге бүләк иткән

news_top_970_100
Лукашенко Путинга 4 капчык бәрәңге бүләк иткән
Белоруссия президенты Александр Лукашенко Россия президенты Владимир Путинга сало һәм бәрәңге бүләк иткән. Бу хакта "Беларусь 1" каналына Лукашенконың матбугат секретаре Наталья Эйсмонт сөйләде. 

Бәрәңге Лукашенконы шәхси бакчасында үскән. Бәрәңгеләр төрле сорттан: бу Россия президентының үтенечен исәпкә алып әзерләнгән. Дүрт капчык бәрәңге төрле сорттан: пешерер, кыздырыр, ботка әзерләү һәм дранник пешерер өчен.

Эйсмонт әйтүенчә, ике президент соңгы тапкыр очрашканда Путин Лукашенкодан Яңа елга бәрәңге бүләк итүне сораган. Бәлки, Россия президентының бу үтенече шаярту да булгандыр, әмма Лукашенко моны чын итеп кабул иткән һәм Кремльгә бәрәңге алып килгән.

"Россия президенты сало ярата. Алесандр Григорьевич, моны белеп, сало да алып килде. Махсус әзерләнгән сало түгел, бик тәмле гадәти белорус салосы", - ди Эйсмонт. 

Матбугат секретаре әйтүенчә, Лукашенко БДБ илләре башлыкларының һәрберсенә кулдан эшләнгән чыршы уенчыкларын бүләк иткән. Моннан тыш Белоруссия лидеры коллегаларына конфет, шоколад, аракы һәм башка продуктлар да җибәргән. 

Социаль челтрләрдә Лукашенконың бу адымын хуплап һәм юмор белән кабул иткәннәр. "Колорадо кортына каршы эшкәртте микән, әллә кортларны кул белән чүпләде микән?" - дип кызыксына укучылар.      

Лукашенко президент булуга карамастан, шәхси хуҗалык тота. Аның бакчасы, терлекләре бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100