Белоруссия президенты Александр Лукашенко Украинадагы сугыш турында фикерләре белән уртаклашкан.
«Бездә диктатура, башкасы, дип әйтәләр икән – әйтсеннәр. Беларусьтагы диктатура Украинадагы демократиягә караганда яхшырак. Без анысын күтәрә алмаячакбыз. Безгә түзәргә кирәк, як-якка тайпылмаска», – диде Лукашенко бүген «БелТА» агентлыгына.
Лукашенко фикеренчә, Беларусьны Киев белән сугышка өстерәп алып кертсәләр, ул дәүләт буларак яши алмаячак. Шуңа да ул бар нәрсәне дә сабыр, акрын гына эшли. Лукашенко әйтүенчә, Украина президенты Зеленскийга Беларусьны сугышка өстерәп алып керергә әмер бирелгән.
«Без юка гына боздан бардык, бер тапкыр да боз ватылып, салкын суга төшмәдек», – дигән Лукашенко.
«Бөтен дөньяда нәрсәдер… Фермерлар нәрсәдер җимерә, хөкүмәт йортына тирес аталар, сугышлар бара, коралланалар. Ә бу кечкенә генә утраучык – алай ук кечкенә дә түгел, әмма утраучык – тынычлыкта. Чит илләрдәге әшәкелек теләүчеләрне борчый. Безне сугышка алып кермәкче булалар. Нигә Володя Зеленский үзен шулай тота. Без бит аның белән әйбәт мөнәсәбәттә идек. Нәрсәгә ул өрә, нәрсә җитми аңа? Аңа команда бирәләр. Безнең илне сугышка алып керер өчен барысын да эшләргә кирәк», – ди Беларусь президенты.
Лукашенко әйтүенчә, аны авторитар режимда гаеплиләр, ә бу исә – бәйсезлек, тынычлык һәм байлыкның халык кулында булуы. «Атасыннар. Нәтиҗәдә, без таланмаган халык байлыклары, саклап калган бәйсезлек, иминлек, халыкның баюын булдыра алдык», – дигән ул.
Лукашенко 2025 елда булачак президент сайлавында катнашачагын әйтте. Былтыр Лукашенко, бүтән президент булмаячакмын, дигән иде.
«Мин бу вазифага ябышып ятмыйм, мин киләчәк турында уйлыйм», – дигән иде Лукашенко 2023 елда.