Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лукашенко Украинада хәрби хәрәкәтләрне туктатырга тәкъдим итте

news_top_970_100
Лукашенко Украинада хәрби хәрәкәтләрне туктатырга тәкъдим итте
"Татар-информ" архивы

Белоруссия Президенты Александр Лукашенко халыкка һәм парламентка юллама белән чыгыш ясаганда, Украинадагы хәрби хәрәкәтләрне туктатырга һәм тынычлык игълан итәргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Эскалация башланганчы, хәзер туктарга кирәк. Хәрби хәрәкәтләрне туктатырга, ике яктан да гаскәрләрне, корал, сугыш кирәк-яракларын һәм хәрби техниканы күчерү хокукыннан башка тынычлык игълан итәргә тәкъдим итеп, тәвәкәлләп карыйм», – диде дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, әгәр Көнбатыш тынычлыкны үз максатларында кулланырга омтылса, Россия, эскалацияне һәм конфликтны булдырмас өчен, хәрби-сәнәгать комплексын һәм армиясен тулы куәтенә кулланырга хокуклы.

Лукашенко белдергәнчә, бу конфликтны туктатуның бердәнбер ысулы – башлангыч шартларсыз сөйләшү.

Шул ук вакытта ул Украина Президенты Владимир Зеленскийны тәнкыйтьләде.

«Нинди әкият инде бу? Суверен якның президенты үзенә кагылышлы карар имзалый һәм үзен тынычлык турында сөйләшүләрдән тыя. Бу көлке бит – моны сезгә президент буларак әйтәм. Әгәр сөйләшүләр алып барырга теләмисең икән – алып барма, нигә мондый указ имзалыйсың һәм кеше көлдерәсең? Моның белән нәрсә күрсәтергә телисең?..» – диде Лукашенко.

Мәскәү үзенең сөйләшүләргә әзер булуын берничә мәртәбә белдерде, әмма Киев режимы закон дәрәҗәсендә моңа тыюлар кертте. Шул ук вакытта Кремльдә белдерүләренчә, тынычлык турында килешү яңа төбәкләрнең Россия составына керүен исәпкә алырга тиеш. Владимир Путин Киев хакимияте әзер булса, Мәскәү диалогка ачык, дип белдергән иде.

Үз чиратында Владимир Зеленский «Бернинди Минск-3тә булмаячак» дип белдерде. (2014-2015 елда булган килешүләр Минск, Минск-2 дип атала).

Хәзерге вакытта Киев килешүләр турында сүз алып бармый, Көнбатыш илләре дә килешүләр турындагы тәкъдимнәрне тукттатты, алар Украинага корал җибәрә һәм үз территорияләрендә Украина хәрбиләрен әзерлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100