Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лукашенко Украина белән «Истанбул килешүләренә» әйләнеп кайтырга чакырды: Путин риза

news_top_970_100
Лукашенко Украина белән «Истанбул килешүләренә» әйләнеп кайтырга чакырды: Путин риза
Фото: kremlin.ru

Белоруссия президенты Александр Лукашенко Путин белән сөйләшкәндә 2022 елгы «Истанбул килешүләренә» («Стамбульский договор») әйләнеп кайтырга чакырды, дип яза «КоммерсантЪ».

«Кайчандыр сез миңа күрсәткән документны алырга, шуны өстәлгә салырга һәм шуның буенча эшләргә», – ди Лукашенко. «Әйе һәм шуның буенча эшләргә», – ди Россия президенты.

Лукашенко әйтүенчә, Истанбулда ике як та бер-берсен аңлауга ирешкән булган. Аннары аларны «тарткалаганнар, соңгы украинлыга кадәр сугышырга» дигәннәр. Аның әйтүенчә, «аның сиземләве беркайчан да ялгыш булмый», шул сәбәпле, Путинның конфликтны төгәлләү буенча тырышлыгына Украинада җавап табылачак. «Табылачак. Хәрбиләрдә табылачак, никадәр генә гаҗәп булмасын. Мин аларга җилкәгә җилкә терәп, шушы юнәлештә эшләргә әзер», – ди Лукашенко.

Лукашенко фикеренчә, бу документ Украина өчен дә кабул ителерлек, алар да аның белән килешкән булган. «Алар килештеләр бит. Әлбәттә», – дигән Путин.

Украина белән конфликт башлангач, Россия һәм Украина делегацияләре башта Минскида, аннары Истанбулда сөйләшүләр алып барды. Россия делегациясе җитәкчесе, Россия президенты киңәшчесе Владимир Мединский сөйләшүләрдә аңлашу табылганын әйтте. Киев, хәрби хәрәкәтләрне туктату исәбенә, нейтраль ил статусы кабул итәргә әзер булуын әйткән. 2022 елның маенда сөйләшү тукталды. Россия президенты әйтүенчә, Украина Киев һәм Черниговтан гаскәрләрне чыгаруны сораган, әмма гаскәр чыккач, инде имза куелган килешүдән баш тарткан.

Украина делегациясе җитәкчесе, Югары Рададагы «Слуга народа» фракциясе лидеры Давид Арахамия да бу сүзләрне раслады. Аның әйтүенчә, Мәскәү Украинадан нейтраль статус, НАТОга керүдән баш тартуны таләп иткән, шул шарт үтәлсә, хәрби хәрәкәтләрдән баш тартырга әзер булган. Әмма Украинага килгән Бөекбритания премьер-министры Борис Джонсон килешүдән баш тартырга чакыра.

РБК «Истанбул килешүендәге» төп пунктларны яза:

– Украина хәрби юл белән Кырым һәм Донбассны кайтарудан баш тарта.

– Украина хәрби блокларга керми, атом-төш коралыннан баш тарта, берничә ил Украинага иминлек гарантиясе бирә. Украинада хәрби өйрәнүләр бары тик гарантия биргән илләр рөхсәте белән генә мөмкин. Гарантияне Бөекбритания, АКШ, Төркия, Франция, Канада, Италия, Польша, Израиль бирергә мөмкин. Бу илләрнең кайберләре гарантия бирергә килешә.

– Кырым статусы буенча 15 ел эчендә сөйләшүләр алып барырга.

Донбасс мәсьәләсен Россия һәм Украина президентлары хәл итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100