Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лукашенко: Беларусьта сайлау гадел узачак, АКШтагы кебек түгел

news_top_970_100
Лукашенко: Беларусьта сайлау гадел узачак, АКШтагы кебек түгел
belta.by

2024 елда Беларусьта парламент һәм җирле советларга сайлаулары узачак. Президент Алексендр Лукашенко Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Игорь Карпенко белән очрашу вакытында шушы сайлау турында сөйләшкән дип яза БЕЛТА. 

Лукашенко сайлауга күзәтүчеләр киләчәген әйткән. «Безнең яшерер әйберебез юк. Вакыты килеп җиткәч, без кирәк дип тапкач, күзәтүчеләрне чакырачакбыз. Сайлау ничек узганын күрсеннәр өчен. Сайлауны Америкадагы кебек уздыралар, дип гаепләмәсеннәр өчен. Сайлау вакытында кешеләрне аталар, почта буенча сайлыйлар, фальсификацияләр әллә никадәр. Без моны бүген күрәбез. Без сайлауны гадел уздырырга тиеш», – дигән Лукашенко.

Александр Лукашенко, яшерергә кирәкми, ди. «80 процент без күрсәткән курсны яклый. Безгә нәрсәдән куркырга? 20 процент уйланганнар, каршылар бар, без алар өчен көрәшәчәкбез. Мин моны президент буларак әйтәм», – дигән ул.

Беларуссиядә киләсе елдан бердәм сайлау көне кертелә, бу – февральнең соңгы якшәмбесе. 

Бу сайлауда Гомуми Белорус халык җыены сайланачак. «Анда төрле кешеләр булачак. Анда төрле карашлар булачак. Анда дошманнар булмаячак. Безгә дошманнар кирәкми. Безнең җәмгыятькә дә шулай ук. Әмма без дөрес карарлар кабул итсен өчен, төрле карашлар булырга тиеш», – дигән Лукашенко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100