news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лукашенко 88 процентка якын тавыш җыйган: «Президент – хатын-кыз эше түгел»

news_top
Лукашенко 88 процентка якын тавыш җыйган: «Президент – хатын-кыз эше түгел»

Бүген Белоруссиядә президент сайладылар. 5 кандидат булса да, җиденче тапкыр президентлыкка баручы Александр Лукашенконың җиңәчәге көн кебек ачык иде. Һәм менә беренче экзит-пул нәтиҗәләре игълан ителде: Лукашенко өчен 87,6 процент тавыш биргәннәр.

Лукашенконың журналистлар белән очрашуда әйткән сүзләре:

– Кайбер илләрдә хакимиятне тәнкыйть итмиләр. Күнегә торыгыз.

Польша журналистына:

– Нигә сез Путинны тарткалыйсыз? Бүтән эшегез юкмы әллә?

– Көнбатыш Украина – Украина булып калачак. Шулай ук Көнбатыш Белоруссия дә – Белоруссия булып калачак.

Польша журналистына:

– Безнең сезгә һөҗүм итәргә бернинди теләгебез юк. Онытыгыз. Танклар сатып алмагыз, тракторлар сатып алыгыз. Сезнең фермерларыгыз инде министрлыкка тирес ата.

– Россия беркайчан да Кырымны Украинага кайтармаячак.

– АКШ Россия халкы һәм президенты теләкләрен канәгатьләндерүгә бармаячак, әмма Трамп логик булмаган карарга барырга мөмкин.

– Президент – хатын-кыз эше түгел. Мин хатын-кызга президент эшен йөкләүгә каршы, хатын-кыз диктатор була алмый.

– Без Путин белән Россия һәм Белоруссияне берләштерү турында сөйләшмәдек.

– Минем бу сайлауга барасым килмәгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар