Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Луизадан ике тапкыр күбрәк”: Уфада тагын бер банктан 43 миллион чамасы акча урлаганнар

“Луизадан ике тапкыр күбрәк”: Уфада тагын бер банктан 43 миллион чамасы акча урлаганнар

news_top_970_100
“Луизадан ике тапкыр күбрәк”: Уфада тагын бер банктан 43 миллион чамасы акча урлаганнар
Уфа шәһәрендәге бер банктан 43,5 миллион сум акча урлаганнар. Кертемчеләрнең акчасын финанс оешмасының идарәчесе үзләштергән, моңа кадәр кулга алынган кассир һәм идарәче үзара килешеп эшләгән дип фаразлана. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте. 

Башкортстан башкаласында банкта 6,5 миллион сум акча җитешмәвен июльдә ачыклыйлар. Уфа шәһәрендәге бер банктан акча урлаганнар, дип июль азагында хәбәр иткән идек. 

Хәзер банк штатлы режимда эшли, монда килеп йөрүчеләр ни булганын башына да китерми. Лилия А. исемле кассир тоткарланган, аны аеруча зур күләмдә акча урлауда гаеплиләр. 

Лилия А. гадәти күпкатлы йортта бер бүлмәле фатирда ялгызы гына яши. Күршеләре сүзләренчә, Лилиягә һәрвакытта да акча кирәк була, ул бай түгел. Бу эшне тикшергәндә Лилия җинаятьне үзе генә кылмаган, тагын бер кеше бардыр дип фаразлыйлар. Шуннан соң акча урлауда банк бүлекчәсенең идарәчесе дә катнашканы ачыклана. Идарәче хатын рекордлы сумманы үзләштергән дип шикләнәләр. Бу - 43 миллион сумнан артык акча. Җитәкче хатын ике ел дәвамында акрынлап кына акча урлап торган дип фаразлыйлар. 

Бу сумма май азагында Салават шәһәрендәге банктан акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина "табышыннан" ике тапкыр диярлек күбрәк.



"Тикшерү версиясе буенча, офис белән идарә итүче хатын, аңа ярдәм итүче хатын - икесе бергә, акча җитешмәгәнен яшерү өчен, банк клиентларының кертемнәрен япканнар. Шулай итеп, иллегә якын кертмече 43 миллион сум чамасы күләмдә зыян күргән", - дип сөйләгән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Максим Родионов.

Үзенең кул астында эшләүче Лилия А.дан аермалы буларак, банк бүлекчәсенең идарәчесе Уфа шәһәренең үзәгендә элиталы йортта яши. Аның ире һәм улы бар. Алар бирегә күптән түгел генә күченгән. Күршеләре сүзләренчә, гаилә бер дә фәкыйрьгә охшамаган.

Хәзер банкның бу бүлекчәсендә яңа идарәче эшли. Аның сүзләренчә, банктан зур акча урлау турында ул белми. Шулай да моңа кадәр биредә эшләгән хезмәттәшләренең фамилияләре аңа яхшы таныш.

Лилия А.ны сентябрь башында тагын ике айга СИЗОда калдырганнар. Аның хезмәттәше - идарәче хатынга карата чикләү чаралары күрелмәгән. Миллионнар кая югалганы турындагы төп сорауга җавап әлегә табылмаган.

"Медиакорсеть" басмасы банк бүлекчәсендә идарәче булып эшләүче 39 яшьлек Лиана Л. бу акчаларны авыру әтисен дәвалау өчен урлагандыр, дип хәбәр итте.

"Лиананың әтисе күптәннән яман шеш белән интегә. Әлегә бу сәбәп җинаятьнең бердәнбер мотивы булырга мөмкин. Лилия А.ны тоткарлаган вакытта Лиана Л. ялда була. Ул яман шеш белән авыру әтисен тәрбияләү өчен отпуск алган", диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100