Луиза Закировадан дөньядагы вакыйгаларга карата җан авазы: «Смс-хәбәрем конфликт чыгарды»
Телевизион тапшырулар алып баручы Луиза Закирова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Якын Көнчыгышта барган вакыйгалар турында үз фикерен белдергән.
«Атна дәвамында Якын Көнчыгыш вакыйгалары белән яшәдем. Хәзер инде 4 бала әнисе булган элекке хезмәттәшемә язган смс-хәбәрем конфликт чыгарды, һәм мине бу сорауны төрле яклап өйрәнергә мәҗбүр итте.
Иң башта мин дә, күпчелек кешеләр кебек, шок халәтендә калдым. Коралсыз кешене күзләренә карап атып үтерүне мин берничек тә күз алдына китерә алмадым. Шул ук вакытта кайберәүләр тантана итте һәм Газа Секторын яклады. Ничек инде террорчылар яклы булырга мөмкин? Менә шулай рәхимсез рәвештә бер гаепсез кешеләрне үтерү – минем өчен террорның иң югары чагылышы.
Ләкин бу сүзләрем өчен хезмәттәшем тарафыннан үземнең бернәрсә дә белмәвем, сатылган массакүләм мәгълүмат чараларына ышануым, Шевченконы тыңлап карарга кирәклеге һәм теманың ябык булуы турындагы җавап алдым.
Әмма бу җавап теманы ябып куймады, киресенчә, аны тирәнтен өйрәнергә этәрде. Хезмәттәшем мине «блок»ка куйды, безнең аралашуны «берни белмәгән килеш бөтенләй кысылма» дигән мәгънә салып, халыкка чыгарды.
Мин смсларыбызны бирегә куймыйм, тәрбиям кушмый. Үземнең фикеремне генә җиткерәсем килә. Бик күп интервьюлар карап, конфликтның тарихи нигезе белән танышканнан соң, соңгы вакыйгалар фонында моңа хакым бардыр дип уйлыйм.
Мин хәзер дә нинди генә сәбәпләр һәм тарихи алшартлар булса да, террорны акларга ярамый, дип саныйм. Башка дин, милләт вәкиле булган өчен генә кан коелырга тиеш түгел! Һәм, әлбәттә, мондый рәхимсезлек һәм кешелексезлек күренешенә тагын да рәхимсезрәк итеп җавап бирергә ярамый. Соңгы вакытта без Израиль тарафыннан нәкъ менә шуны күзәтәбез.
Тарихчылар һәм сәясәтчеләр конфликтның нигезе булуын, күп еллар элек Газа Секторында яшьләрнең корал, үз-үзләрен корбан итү, сугыш һәм террор өчен тәрбияләнгәннәрен аңлыйлар. Алар фәкыйрьлек һәм агрессиядән тыш берни дә күрмәгән. Аларның ни өчен үз-үзләрен шулай тотышы аңлашыла да. Әмма үзенең разведкасы, лазер саклану чаралары, гуманлыгы белән танылган, алга киткән илнең барлык палестиналыларны «варвар»лар дип атап, Газа Секторын җир белән тигезләве, гуманитар коридорлар ачылышына комачау итүе аңлашылмый.
Әйе, ХАМАС тарафыннан башкарылган террорны аклап булмый. Террор – көрәшергә, мәсьәләләрне корал түгел, сөйләшүләр аша да хәл итә алырлык гыйлемле буын тәрбияләү юлы белән җиңелергә тиешле явызлык.
Ике койма арасындагы тормышның бер-берсеннән шулай аерылуы, кеше гомеренең кыйммәте булмау, Израильдә дәваланучы кешеләрнең кире кайтып китәргә мәҗбүр булуы коточкыч. Әлеге вакыйгалардан ерак булган кешеләрнең бу агрессия, явызлык, үч алу, кеше үлемнәрен күреп тә, йөрәкләрендә якыннарына карата мәрхәмәт уянмау, үз караватыңда йоклау, тәмле ризыклар ашау, балаларыңны тынычлыкта үстерүнең бәхет икәнен аңламавы тагын да куркынычрак.
Позитив белән бүлешәсе килә, бәлки, шул вакытта дөнья аз булса да мәрхәмәтлерәк булыр. Мин дөньяның мәрхәмәтлерәк булуын телим…» – дип яза ул.