news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Луиза Закирова яңа эшкә урнашкан

news_top
Луиза Закирова яңа эшкә урнашкан
Фото: Луиза Закированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Озак еллар «ТНВ» телеканалында алып баручы булып эшләгән Луиза Закирова Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының РR бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән. Яңа вазифасында бүген университетта студентлар алдында чыгыш та ясаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина хәбәр итә.

«Луизаны яңа вазифасы белән котлыйм! Бу – мега-шәп! Уңышлар сиңа!» – дип яза ул, бергә төшкән фотоларын куеп.

Луиза Закирова «ТНВ»дан китүе хакында бу ел башында хәбәр иткән иде. «Мин китәм… 18 ел. 6570 көн. Ярты гомер. Ә бәлки, күбрәктер дә. Эш, кешеләр, ялгышулар, түбән төшүләр һәм күтәрелүләр турында нәрсә беләм – боларның барысына да «ТНВ»да өйрәндем. Әлеге телекомпания минем өем, университетым һәм көзгем иде. Мин биредә үземне эзли, таба һәм яңадан югалта идем. Хәзер китәргә карар кылдым», – дип язды ул.

Соңгы вакытта ул «Татар радиосы»нда эшләде.

Луизага яңа эшендә уңышлар телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар