Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Луиза Закирова «ТНВ»дан китә

news_top_970_100
Луиза Закирова «ТНВ»дан китә

Озак еллар алып баручы булып эшләгән Луиза Закирова «ТНВ» телеканалыннан китә.

«Мин китәм… 18 ел. 6570 көн. Ярты гомер. Ә бәлки, күбрәктер дә. Эш, кешеләр, ялгышулар, түбән төшүләр һәм күтәрелүләр турында нәрсә беләм – боларның барысына да «ТНВ»да өйрәндем. Әлеге телекомпания минем өем, университетым һәм көзгем иде. Мин биредә үземне эзли, таба һәм яңадан югалта идем. Хәзер китәргә карар кылдым. Нигә? Бу хакта алдагы постларымда язачакмын.

Бүген соңгы язылу көне иде», – дип хәбәр итте Луиза социаль челтәрләрдә.

Экраннар «йолдызы»на коллегалары һәм дуслары яңа проектларында уңышлар теләгән.

«Уңган, тырыш, булган кыз! Киләчәгең уңышлы булсын. Ак юллар, матуркай»; «Балигъ булуың белән»; «Елыйм һәм үлеп-үлеп сокланам. Уңышлар телим»; «Луиза, иң яхшысы, иң кызыклысы, иң перспективалысы, күп керемлесе һәм мавыктыргычы – алда! «ТНВ» – үсә һәм акча эшләп була торган урын түгел, аеруча синең кебек профессионаллар очрагында. Синең тырышлыгың һәм эшеңә тугрылыгың белән таулар күчерәчәксең», – дип язалар аңа.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Сезгә Луиза эшегез өчен зууур рәхмәт. Алга таба да уңышлар, бәхет телим.
  • 31 гыйнвар 2025
    Исемсез
    Уңган шул. Тормышта үзгәрешләр кирәк анысы, алмашка гына кем булсын икән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100