Телевизион тапшырулар алып баручы Луиза Закирова социаль челтәрләрдә вакытсыз арабыздан киткән әнисен искә ала. Рәдинә апа узган елның җәендә яман шеш авыруыннан дөнья куйды.
«Киттең, әни, кайтмас юлларга. Туган көнеңне беренче тапкыр синсез үткәрәбез. Синсез 8 Мартның да яме юк. Синсез тормыш миңа шундый авыр бирелә. Көнем күз яшьләреннән башлана… Саташулар, йоклый алмаулар. Син булганда шундый тыныч, рәхәт, күңелле булган икән. Шундый сагындым сине, әни. Икенче елым начар төш кебек…уянырмын да, янымда син булырсың кебек! Кебек кенә шул…» – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.
Әнисе турындагы якты истәлекләрне Луиза «Интертат»ка да сөйләгән иде: