Луиза Закирова: «Эштән китү – зур стресс, ә яңа эшкә чыгу – икеләтә стресс...»

Тапшырулар алып баручы Луиза Закированың, 18 ел эшләгәннән соң, «ТНВ» телеканалыннан китүе турында хәбәр иткән идек. «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы озак ял итмәгән. Луиза инде яңа эш урынында, һәм ул үзенең хис-кичерешләре белән уртаклаша.
Беренче һәм иң авыр атна артта. Эштән китү – зур стресс, ә яңа эшкә чыгу – икеләтә стресс. Яңа кешеләр, яңа җитәкчелек, яңа бурычлар, яңа мохит.
Мин янәдән 7 сыйныфка кире кайткан сыман булдым. Әти-әнием укыган мәктәбемнән минем документларымны алдылар да, 7 сентябрьдә, шимбә көнне, мин яңа мәктәпкә укырга бардым. Ә аннан соң, яллар буе һәм алдагы атнаны елап чыктым. Өйдән мәктәпкә барганда, мәктәптән өйгә кайтканда, дәресләрдән соң өйдә елый идем. Ә әни үзенекендә катгый торды. «Яңадан үзең рәхмәт әйтәчәксең әле безгә», – диде. Чыннан да шулай булды. Татарстандагы иң әйбәт татар мәктәбен тәмамлавыма мин бик шат. Мин иң яхшы мәктәптә белем алдым.
Мин хәзер дә шушы ук тарих кабатланачагын тоям. Мин искиткеч компаниягә эләктем! Алга таба барысы да яхшырак һәм тагын да кызыклырак булачак! – дип яза Луиза.