Луиза Закирова артистларның хаклары турында: «Сезгә җиргә төшәргә вакыт җитмәдеме икән?»
Телевизион тапшырулар алып баручы Луиза Закированы рус этрадасы артисты «Глюкоза» белән булган хәл пост язарга этәргән. Луиза җырчыларның чыгышлары өчен коточкыч зур суммалар сорап, тиешенчә чыгыш ясамауларын тәнкыйтьли. Шулай ук райдер темасына да кагылып үтә.
«Мин «Глюкоза»ның иҗатын яратам. Аның җырлары, тышкы кыяфәте, гаиләсе белән мөнәсәбәтләре бары тик соклану хисләре генә уята иде. Ләкин! Бу очрак! Мин шокта. Юк, аның сәхнәдә нәрсә оештыруыннан түгел. Мин аларга түләнә торган суммалардан, арзанлы аклануларыннан, райдердан (җырчыларның концерт оештыручыларга алдан куелган таләпләре) шокта.
Барлык артистларга мөрәҗәгать итәсем килә. Шул исәптән татар эстрадасына да! Сез бөтенләй акылыгызны югалттыгызмы әллә? Чыгыш ясаган өчен 5,5 миллион! Мондый «Мерседес», тегенди «Мерседес» кирәк, машина йөртүче сөйләшмәскә тиеш, машина тәрәзәләрендә пәрдә ябарга кирәк һәм тагын райдер исемлегендәге бик күп нәрсәләр.
Әгәр сиңа шуның кадәр акча түлиләр икән, 100 процентка җырла, кешеләргә бәйрәм оештыр инде! Кемдер ул акчаларны 30 ел буе түли, һәм ул «ипотека» дип атала. Сез аның нәрсә икәнен беләсезме, хөрмәтле артистлар? Ә монда берничә сәгать җырлаган өчен шул сумманы алып, халык алдына шундый халәттә чыгу өчен нинди оятсыз булу кирәк!
Без дә ирләребез белән дә талашабыз, әти-әниләребезне дә җирлибез… Ләкин эшкә барып, үз эшебезне эшлибез.
Соңгы вакытта артистларны шул дәрәҗәдә күтәрдек ки, алар сәхнә, тамашачыларының кадерен белми, чыгышларсыз һәм керемсез калудан курыкмый башладылар. Сезгә җиргә төшәргә һәм, ким дигәндә, сезнең артларыгызны йөртүче машина йөртүчеләр белән булса да аралаша башларга вакыт җитмәдеме икән?!» – дип яза алып баручы.
Искә төшерәбез, бу көннәрдә Красноярск шәһәрендә металлурглар көнендә рус эстрадасы җырчысы «Глюкоза»ның бик тә сәер чыгыш ясаган видеосы таралган иде. Анда җырчы фонограммага җырлавын да яшереп маташмаган, үзенең бот арасын капшаган һәм сөйләме дә аңлашылмаган.
Соңрак артистка бу хәлне тормышында күңелсез хәлләр булу сәбәпле, антидепрессантлар кабул итүе белән аңлатты. Җырчы сүзләренчә, ул үзе өчен бик кадерле булган кешесе – әбисе Лидияне җирләгән. Шулай ук бу көннәрдә элекке продюсеры тарафыннан гел һөҗүмнәргә юлыгып тору да аның эмоциональ халәтенә тискәре йогынты ясаган.