Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Луиза Янсуар белән Фәнил Гыйләҗев квартирникка чакыра

«Мин бу җирдә бер узгынчы гына» дип аталган проектта Сергей Есенин шигъриятен татар телендә Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина яңгыратачак.

news_top_970_100
Луиза Янсуар белән Фәнил Гыйләҗев квартирникка чакыра

26 февральдә 17:00 сәгатьтә, Казанның М.Горький музеенда Есенин шигъриятен оригиналда гына түгел, ә татар теленә тәрҗемәдә дә тыңларга һәм хозурланырга мөмкин булачак: биредә «Мин бу җирдә бер узгынчы гына» дип аталган шигъри квартирник көтелә.

2020 елда Татарстан китап нәшрияты Есенинның 125 еллык юбилее уңаеннан «Сайланма әсәрләр» җыентыгы бастырып чыгарган иде. Җыентыкта шагыйрьнең иң билгеле әсәрләре төрле елларда яшәгән һәм иҗат иткән татар әдипләре Зәки Нури, Гәрәй Рәхим, Зөлфәт, Ренат Харис, Ләбиб Лерон, Фирүзә Җамалетдинова, Сания Әхмәтҗанова, Илһам Ногман, Галимҗан Гыйльманов, Ркаил Зәйдулла, Фидаил Мәҗитов, Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Алисә Зарипова, Алмаз Мансуров һ.б. тәрҗемәсендә тәкъдим ителгән.

«Мин бу җирдә бер узгынчы гына...» шигъри квартирнигында Сергей Есенин шигъриятен татар телендә Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алисә Зарипова, Йолдыз Миңнуллина яңгыратачак. Кичә поэзия, музыка һәм пластика белән үрелеп барачак (Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Альбина Ногманова), дип хәбәр итте проект авторларының берсе, шагыйрә Луиза Янсуар.

Кичә азагында тамашачыларга ачык микрофон тапшырыла – һәркем үз иҗаты һәм уйланулары белән бүлешә алачак.

Керү ирекле, дип искәртә оештыручылар.

Квартирникка җыелган кешеләр Сергей Есенинның 130 еллыгына багышлап ачылган «Сергей Есенин: «Я хочу верить в лучшее» күргәзмәсе белән дә таныша алачак. Проект шагыйрнең туган ягы Константиноводагы музей-тыюлык белән бергә эшләнгән, һәм аның Казандагы Горький музеенда булуы бик тә символик мәгънәгә ия.

Күргәзмә шагыйрьнең биографиясе белән иҗатының төрле чорларын колачлап алган, ул 5 өлештән гыйбарәт. Биредә 79 экспонат тәкъдим ителә: бу – мемориаль предметлар, Сергей Есенинның шәхси әйберләре, култамга- автографлары, төрле елларда дөнья күргән басма әсәрләре, рәсем-портретлары, фотографияләре, шигырьләренә иллюстрацияләр.

Луиза Янсуар: Бу – зур хезмәт, аны да күрсәтәсебез килде

«Моннан 5 ел элек Татарстан китап нәшрияты Сергей Есенинның юбилее уңаенан сайланма җыентыгын бастырган иде. Анда әле совет чорындагы кайбер тәрҗемәләр дә керде (Зәки Нури, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Зөлфәт), хәзерге заман шагыйрьләре дә махсус тәрҗемә итте (Ләбиб Лерон, Фирүзә Җамалетдинова, Сания Әхмәтҗанова, Илһам Ногман, Галимҗан Гыйльманов, Ркаил Зәйдулла, Фидаил Мәҗитов, Луиза Янсуар, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Алисә Зарипова, Алмаз Мансуров һ.б.). Сайланма Есенинның бик билгеле, барыбыз да мәктәп чорыннан яттан белгән шигырьләре белән поэмаларын да, киң аудиториягә бик үк таныш түгел әсәрләрен дә үз эченә алган. Тәрҗемәләрдә заманыбыз шагыйрьләренең талантлы кулы һәм Есенинны яратып, яңадан өйрәнеп, үзенчә ачулары күренеп тора. Бу – зур хезмәт, аны да күрсәтәсебез килде», – дип сөйләде проект турында Луиза Янсуар.

Фәнил Гыйләҗев: Яшь шагыйрьләрне җыеп, татар телендә тәрҗемәләр яңгырату мөмкинлегеннән файдаланып калырга булдык

«Бу мөмкинлекне файдаланып калырга булдык – яшь шагыйрьләрне җыеп, татар телендә тәрҗемәләрен дә яңгыратырга, яза торган яшьләрне туплап, экспозиция белән дә таныштырырга. Моннан тыш, Горький һәм Шаляпин музеен да күрсәтергә. Кемнәрнеңдер, бәлки, Казанда була торып та, ул музейга барып караганы юктыр, ә анда карарлык нәрсәләр күп. Музей җитәкчесе Марианна Фридриховна, ул көнне безне тыңларга М.Зарецкий исемендәге ЛИТО әгъзаларын да чакырырбыз, диде. Бу – үзенә күрә татар һәм рус иҗатчылары арасында элемтәләрне ныгыту, ниләр белән яшәгәнебезне уртага салып сөйләшү, иҗатыбыз белән уртаклашу да. Чарага «Яңа исем» иҗат лабораториясе, «Әллүки» түгәрәге әгъзаларын, Казан федераль университеты шәкертләрен чакырдык», – дип сөйләде проектны оештыручыларның берсе, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев.

Тәрҗемә җыентыклары юбилейга багышлап берничә чыкты: А.Пушкин, А.Ахматова, М.Лермонтов, Н.Некрасов, – диде ул. – Ахматова буенча Кариев театрында «театраль дәрес» форматында күркәм генә спектакль дә чыккан иде, башта аны, шагыйрьләр белән артистлар җыелышып, Заманча сәнгать галереясендә күрсәттек. Хәзер менә – Есенин. Алга таба башкаларның тәрҗемәләрен дә Казан һәм республиканың төрле мәйданнарында яңгыратасы иде. Шул исәптән үзебезнең якут, казах һ.б. телләргә тәрҗемә иткән шигырьләрне дә», – дип аңлатты Фәнил Гыйләҗев.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 февраль 2025
    Исемсез
    Шәп! Тик квартирник татарча түгел. Кич утыру? Аулагөй? Беткәнмени татар сүзе, шагыйрьләр?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100