Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Луиза Янсуар әнисе үләр алдыннан әтисе әйткән сүзләрне искә ала: «Битен учына алып...»

news_top_970_100
Луиза Янсуар әнисе үләр алдыннан әтисе әйткән сүзләрне искә ала: «Битен учына алып...»
Фото: © Луиза Янсуар сәхифәләреннән

Шагыйрә Луиза Янсуар әтисе Николай Шаровны бик матур итеп туган көне белән котлаган. Ул әтисенең дә, әнисенең дә фотосурәтләрен урнаштырып, чын мәхәббәт тарихын язган.

Бу ике кешене һаман да берсен икенчесеннән башка күзалламыйм. Шуңа фотоларын да бергә эләм. Әйтерсең алар күзгә күренмәс җепләр белән тоташканнар да, бер-берсен дәвам гына итәләр.

Гел гаҗәпләнә идем: әни икенче бүлмәдән «Коля» дип кенә эндәшә, әти шунда ук аңа нәрсә кирәген төгәл аңлап ала. «Хәзер», – ди. Йә булмаса: «Әнә шунда тора, алып биримме?» – ди.

Безнең балачактагы риваять буенча, әти әнине башлангыч класслардан бирле яраткан. Әни реанимациядә соңгы тәүлекләрен ятканда бу легенданың хак булуы расланды. Мин төрле мәшәкатьләр белән чыгып-кергән, тыз-быз йөргән арада, ул әнинең ике битен учына алып: «Мин сине кечкенәдән җараттым бит...» – дигәнен үз колакларым белән ишеттем. Тагын бик яшерен, сакраль, кадерле сүзләрен. Соңгы мизгелләрдә – җан җан белән хушлашканда – кешенең кешегә әйтеп каласы килә икән.

Әтинең, институтны тәмамлагач, башта Кәвәлгә, аннары Янсуарга эшкә кайтуы да әни хакына булган, дип уйлыйм. Аларның бер-берсенә язышкан 800ләп хатлары бар. Әтинең хатлары 20шәр битле.

Әни миңа гел: «Син – әтиең кызы», – ди иде. Янәсе, мин алар ягына – Шараларга охшаганмын. «Ни генә булмасын, әтиеңне яклыйсың», – дип ярымшаяртып, ярымҗитди әйткәнен дә гел хәтерлим.

Балачактан берсе икенчесен яратырга һәм хөрмәтләргә өйрәтеп үстерделәр. Сүз белән түгел, гамәл белән: ике як нәселне дә, туган-тумачаны да тигез күреп, ике якның да кайгы-шатлыгын уртак бүлешергә. Хәзер инде мин үземдә аларның кайсысының концентрациясе күпме икәнен төгәл беләм, анысы – үземә генә ачкан сер һәм тоемлау-аңлау. Генетик код һәм аның алхимиясен белү, дияргә дә буладыр моны. Әти турында сөйләр сүзләрем – дәрьядай.

Кечкенәдән аның кызы булуым белән чиксез горурланам. Торган саен хөрмәтем һәм яратуым арта гына бара. Син – әкият, әтием, рәхмәт барысы өчен дә! Бигрәк тә: «Безгә әниең өчен дә яшәргә кирәк бу гомерне, кызым», – дигән сүзләрең һәм шаккаткыч сабырлыгың, зирәклегең, нечкәлек белән бергә ныклы рухың өчен.

Син миңа әти генә түгел, ә сердәшче дә, гаделлек белән ихтыяр үрнәге дә. Быел синең белән җәй буе больница юлларында йөргәндә, никадәр Кибәч әбием улы булуыңны да бөтенләй яңача тойдым-кичердем. Шөкер итә белүеңне, чыдамлыгыңны, кешелеклелегеңне. Умырткаңны. Үзең нинди генә хәлдә булсаң да янәшәдәге кемгәдер ярдәм итәргә ыргылуыңны. Соңгы сыныгыңны да бүлешергә әзер булуыңны. Йөрәк юмартлыгыңны.

Сау-сәламәт кенә бул, Әтием! Ходай сиңа һәрчак ишекләрен ачып, юлыңа фәрештәләрен җибәреп торсын! Мин сине чиксез җаратам! Туган көнең белән!!!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100