Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлшәй районында юлга йөгереп чыккан ат аркасында сабый бала һәлак булган

Машина салонында ир-ат, аның ике яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы була.

news_top_970_100
Әлшәй районында юлга йөгереп чыккан ат аркасында сабый бала һәлак булган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Әлшәй районында ат катнашындагы юл һәлакәтендә ике яшьлек малай үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, 3 майга каршы төндә Чишмә-Кыргыз-Миякә юлында авария була. 

«Мәскәү өлкәсендә яшәүче 31 яшьлек ир-ат KIA Optima машинасы белән идарә итә һәм атка бәрелә. Авариядә автомобиль шактый җимерелә. Аның алгы өлеше ватыла, түбәсе яньчелә. Авария вакытында машина салонында ир-атның ике яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы була. Малай урында ук үлә. Машина йөртүченең үзенә дә табиблар ярдәме кирәк була. Аның сүзләренчә, ат юлга кисәк кенә йөгереп чыккан. Авариядән соң ат та үлгән», диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100