Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлшәй районында коточкыч юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән

«ВАЗ-2114» һәм «Рено Логан» машиналары кара-каршы бәрелешә.

news_top_970_100
Әлшәй районында коточкыч юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән
Башкортстан буенча ЮХИДИ

4 октябрьдә Башкортстанның Әлшәй районында авариядә дүрт кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, Раевка-Ташлы юлның 7 нче километрында «ВАЗ-2114» һәм «Рено Логан» машиналары бәрелешә.

«ВАЗ» белән биредә яшәүче 40 яшьлек ир-ат, «Рено Логан» белән 63 яшьлек ир-ат идарә итә. Машиналар кара-каршы бәрелешә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, авариядән соң «ВАЗ» йөртүчесе, аның 48 яшьлек пассажиры, «Рено Логан» автомобилендәге 79 яшьлек пассажир хатын-кыз ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлә. «Рено Логан» машинасындагы 68 яшьлек пассажир хатын-кызны хастаханәгә илтәләр, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый. «Рено Логан» йөртүчесе табиблар ярдәменнән баш тарта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100