Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлшәй районында көтүченең мәетен кыргый хайваннар кимереп бетергән

Ир-ат көтү көтәргә ялланган, аннары хайваннар авылга үзләре генә кайтып кергән.

news_top_970_100
Әлшәй районында көтүченең мәетен кыргый хайваннар кимереп бетергән
https://pixabay.com/

14 июньдә иртә белән Башкортстанның Әлшәй районындагы Раевка авылыннан биш километр ераклыктагы буада ир-ат мәете табыла. Аның гәүдәсен хайваннар кимергән. Мәрхүм биредә яшәүче 55 яшьлек ир-ат булып чыккан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге мәгълүматны район башлыгы Дамир Мостафин һәм Тикшерү комитеты раслаган.

Якынча версия буенча, авыл халкы бу ир-атны көтү көтәргә яллаган. Иртәнге якта хайваннар авылга үзләре кайткан, ә көтүче күренмәгән.

«Ир-ат йөрәге авыртып үлгән, аннары аның мәетен кыргый хайваннар кимергән. Көтүче үлеме буенча тикшерү бара», — дигәннәр Тикшерү идарәсендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100