Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үлсә, яхшырак булыр иде": Сөяркәсе белән булыр өчен, ана авыру кызыннан баш тарткан - видео

Рәхимсез ананың дус кызы аның караучысыз калган кызына ярдәм итә башлаган.

news_top_970_100
"Үлсә, яхшырак булыр иде": Сөяркәсе белән булыр өчен, ана авыру кызыннан баш тарткан - видео

Андрей Малаховның «Пярмой эфир» тапшыруында Новороссийск шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек Катя Бондаренконың фаҗигале тарихы турында сөйләштеләр. Кыз тулай торактагы бүлмәнең өченче катындагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм комада яткан.

Авыру кызның үз әнисе Ольга Бондаренко «Егылып төшкәндә, үлсә яхшырак булыр иде» дип әйткән. Бу турыда шаһитлар сөйли. Бу хатын үз кызын хастаханәдән алып кайтмый. Ул сөяркәсе белән яшәү өчен баласыннан баш тарта. Хатын үзен әле бик яшь һәм үз тормышын карарга кирәк, дип сөйли. Аның урын-җирдә генә ятучы кызы белән шөгыльләнәсе килми дип сөйлиләр тапшыруда.

Шулай итеп, авыру Катя чит кешеләр кулына кала. Алар кызга үз әнисеннән дә якынрак була. Рәхимсез ананың дусты Люзия Хәйруллина Катяга ярдәм итә.

Люзия Хәйруллина сүзләренчә, Ольга Бондаренко табиблардан кызының аппаратларын сүндерүне, шулай итеп аны үтерүне сорый. Табиблар моны эшләүдән баш тарткач, Ольга кызын өйгә алып китүдән баш тарта.

Катяның туганы Александра Панченко опекунлык рәсмиләштерә. Кыз терелмәс дип фаразласалар да, Катя аңына килә, «әни» дип дәшә башлый. Аның бармаклары эшли башлаган, башка яктан да уңайлану бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100