news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үлсәң иде!»: Казанда авариядә үлгән кызның туганнары машина йөртүчене каргый

Мәрхүмә кызның туганнары машина йөртүчегә карата суд процессын күчерү белән килешми.

news_top

Казанда авариядә үлгән 18 яшьлек кызның туганнары Идел буе районы судына килгәч, машина йөртүчене ботарлап ташлый язган. Мәрхүмә кызның әти-әнисе ачуы чыкканны яшереп тора алмый. «Үлсәң иде!» — дип кычкырды ана кеше Смирновка. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

45 яшьлек Артур Смирнов 2019 елның 1 маенда «КИА» машинасы белән идарә итә. Мәүлетов урамы һәм Җиңү проспекты чатында «КИА» светофорның кызыл төсенә чыга һәм ике кешене бәрдерә. Иномарка таптаган 54 яшьлек хатын исән кала, 18 яшьлек кыз үлә.

Иномарка авария урыныннан качып китә. ЮХИДИ бу машинаны дүрт сәгать эчендә эзләп таба. Артур Смирнов машинасын Бакый Урманчы урамында ташлап киткән була.

30 гыйнварда суд башланырга тиеш иде. Ләкин Смирновның адвокаты алмашыну, яңасы эшне өйрәнү өчен вакыт сорау сәбәпле, судны кичектерделәр.

Суд Смирновны кулга алды һәм СИЗОга озатты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар