news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лотереяда 50 миллион сум откан Казан кешесен эзлиләр

Бу кеше билетны 100 сумга сатып алган булган.

news_top
Лотереяда 50 миллион сум откан Казан кешесен эзлиләр
pixabay.com

«Спортлото» 50 миллион сум акча откан Казан кешесен эзли, дип хәбәр итә РИА Новости. 

6 августта суперприз — 50 миллион сум уйнатылган. Аны Казанда яшәүче кеше откан. Әмма аның исеме әлегә билгесез, чөнки ул отышны алырга килмәгән. Бу кешенең 100 сумлык билетны Казанда сатып алганы гына билгеле.

5 июльдә 512 миллион сумны Сахалиннан Анатолий Ким исемле кеше откан иде. 28 июльдә Оренбург кешесе 55 милллион сум отты.

Суперприз оту өчен билетның ике битендәге дә комбинацияләрне белергә кирәк. Бу кеше 19, 11, 17, 7 һәм 4, 8, 12, 3 саннарын дөрес белә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар