news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Лотерея алырга чиратсыз кергән ир 82 миллион сум откан

Бер яхшы хатын ашыккан ирне үз чиратына керткән булган.

news_top
Лотерея алырга чиратсыз кергән ир 82 миллион сум откан
Бөекбританиядә лотерея алырга чиратта басып торганда, бер хатын-кыз ашыга торган ир-атны алга уздырган. Шул ир-ат исә бер миллион фунт откан. Бу хакта BBC News хәбәр итте.

Әлеге ир лотерея уйнату бетәргә берничә минут кала билет алып өлгергән. Ул касса янына соңга калып кына килгән. Ирнең ашыгуын күргән бер хатын, аны чиратта үзеннән алгарак уздырган.

Икенче көнне иртән бу кеше үзенең зур сумма отуын хәбәрләр тапшыруыннан белеп алган. Аңа бәхетле очрак бер миллион фунт - 82,2 миллион сум китергән.

Бу ир үзен чиратта алгарак уздырган хатын аркасында гына бәхетле очрак булды дип исәпли икән. Ул әлеге хатынны табып, рәхмәт әйтергә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар