Лейбористлар партиясе вәкиле Фадума Мохамед Лондонның Илинг районын җитәкләячәк. Сомалида туган Фадума Мохамед мондый вазифага билгеләнгән беренче хиҗаблы хатын булды. Бу хакта Британия басмаларына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Мохамед Саутхолл-Уэст сайлау округын тәкъдим итә. Яңа вазифасында ул район советы утырышларын үткәрү, вәкиллек һәм тантаналы функцияләрне башкару, шулай ук Илинг исеменнән рәсми чараларда катнашу белән шөгыльләнәчәк.
Билгеләп үтик, Бөекбританиядә мөселман җәмгыяте вәкилләре җирле үзидарә органнары эшендә катнашуын киңәйтә. Хәзерге вакытта Лондон мэры булган Садик Ханның әти-әнисе Пакистаннан күченеп килгән, диелә хәбәрдә.