"Локомотив" футболчысы гомеренең соңгы мизгелләре видеога эләккән
"Локоматив" футбол клубының яшьләр командасы ярымсакчысы 18 яшьлек Алексей Ломакинның мәете кичә, ул югалганнан соң ике көн узганнан соң табыла.
Алексей Ломакинның әнисе 3 декабрьдә полициягә улының югалуы хакында хәбәр итә. Футболчы 30 ноябрьдә үз клубының медицина үзәгенә процедураларга китә һәм элемтәгә чыгудан туктый. Әнисе улының танышы белән кафеда эчеп утырганын ачыклый. Әмма улының танышы берни дә хәтерләмәвен әйтә. Соңрак Ломакинның рюкзагын табалар - ул аны таксида онытып калдырган була. Спортчының телефоны да рюкзакта була.
Соңрак Ломакинның мәетен Мәскәүнең көньягында, Городня елгасы буенда табып алалар.
Ломакинның ничек һәлак булганы видеорегистраторга эләккән булып чыга. Кадрда футболчының ялгыз гына су буеннан атлап барганы һәм зур булмаган ярдан егылып төшкәне күренә. Шул ук видеорегистратор Ломакинның курткасын төлке сукмакка өстерәп алып чыкканын да төшергән. Куртка кесәсендә футболчының документлары була. Эзләнә торгач, спортчының мәетен табып алалар. Янәшәдә булган видеорегистраторның Ломакинны төшергәне ачыклана.
Футболчының ни сәбәпле һәлак булуы әлегә ачыкланмаган. Ул өшеп яки батып үлгәндер дип фаразлыйлар.