Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә яшәүче ир-ат хатынын көнләп, дустын үтергән

Табын корып утырганда, кунак ир-ат дустының хатынына бәйләнә башлый.

news_top_970_100
Әлмәттә яшәүче ир-ат хатынын көнләп, дустын үтергән
https://pixabay.com

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Әлмәт шәһәре бүлеге туплаган дәлилләрне суд 46 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип тапкан. Ул «үтерү» маддәсе буенча гаепләнә. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, хөкем ителүче ир-ат 2020 елның 30 декабрендә үз өендә бергә яши торган хатыны һәм 47 яшьлек дусты белән була. Алар табын корып, спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Бер мизгелдә кунак кеше хуҗаның хатынына бәйләнү сәбәпле, ир-атлар талаша башлый. Хөкем ителүче ир-ат дустының күкрәгенә пычак кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен өлешчә генә таный, ул дустын үтерергә теләмәвен, пычак белән ялгыш кадавын әйтә.

Бу ир-атның моңа кадәр дә авыр җинаять өчен хөкем карары үтәлеп бетмәгән булган. Суд шуны исәпкә алып, хөкем карары чыгара. 46 яшьлек ир-ат 11 елга каты режимлы колониягә хөкем ителә, аннары аның иреге 1 ел да 5 айга чикләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100