news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә яшәүче блогер Айназ Габидуллина туй көнендә иренең борынын тешләгән

Ирле-хатынлы блогерлар туй видеосын куйган.

news_top
Әлмәттә яшәүче блогер Айназ Габидуллина туй көнендә иренең борынын тешләгән
https://www.instagram.com/ainaz.gabidullina/

Әлмәттә яшәүче ирле-хатынлы блогерлар Айназ һәм Айдар Габидуллиннарның гаилә коруларына 7 ел булган. Шул уңайдан алар туй видеосын куйган. Анда кәләш шаярып кияүнең борынын тешләп ала.

«Ул вакытта да хулиганка булгансың икән», — дип комментарий калдырган Айназның дусты.

«7 ел элек. Татлы хатирәләр. Үзгәрдек бу вакыт эчендә, төрле чак булды. Барысы өчен дә рәхмәтлемен! Сынаулар безне тагын да якынайтыр өчен кирәк булган», — дип язган блогер.

Блогерлар гаиләсен яратып караучылар аларны туй көннәре белән котлап, матур теләкләр калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар