news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә янгын вакытында инвалид һәлак булган

Янгын Сөләйманов урамындагы биш катлы йорт фатирында чыккан, дип хәбәр итә "Татарстан 24". 

news_top
Әлмәттә янгын вакытында инвалид һәлак булган
Янгын сүндерүчеләрне зыян күргән кешенең күршесе каршы алган. Аның сүзләренчә, ул янгын чыккан фатир ишеген балта белән ачкан. Әмма каты төтен булганлыктан, фатирның 66 яшьлек инвалид (3 нче төркем) хуҗасын чыгара алмаган.

Фатир эчендә коткаручылар коридор идәнендә яткан хуҗаны табып алып, табибларга тапшырган. Әмма аңа ярдәм итәргә инде соң булган. Фаразлар буенча, хуҗа исле газ белән агуланган.

Янгынның электр җиһазы төзексезлеге аркасында килеп чыккан булуы мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар