Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә сукбай этнең телен кисеп, күзен чыгарып, вәхшиләрчә үтергәннәр

Этнең арт юлы ертылган.

news_top_970_100
Әлмәттә сукбай этнең телен кисеп, күзен чыгарып, вәхшиләрчә үтергәннәр

Әлмәттә шәхси секторда яшәүче Добряк исемле сукбай этне билгесез кешеләр вәхшиләрчә үтергән, аның гәүдәсенең кайсыбер өлешләрен кисеп алганнар. Бу турыда «Альметьевск ТВ» каналы хәбәр итте.

Этнең сары биркасы бар, ул прививкалы һәм стерильләштерелгән. Аны якын-тирәдә яшәүчеләр дә таный, ашатып торалар, ирт-кич Добряк танышлары каршы ала, озатып кала. 28 гыйнварда Добрякның гәүдәсен кураторы тапкан. Кыз этне реанимацияләп караган, тик булдыра алмаган.

Урынга килгән хокук саклаучылар ау мылтыгы гильзаларын тапкан. Этне ярганнан соң, коточкыч әйберләр ачыкланган.

«Бу атып үтерү генә түгел. Добрякның теленең зур өлеше кисеп алынган. Бер күзе юк. Аналь тишеме ертылган. Аны терәп атканнар», — ди Росприроднадзорның хайваннар белән эшләү инспекторы Елена Барынина.

Хәзер этне үтерү турында гаризаны полиция тикшерә. Җинаять эше ачыкланган, баллистик экспертиза билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100