Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә үсмер малай анасын суеп үтергән һәм мәет янында ике атна яшәгән

Әни кеше малаен өйдән чыгармаган, бала мәктәпкә дә йөрмәгән, мәктәптә уңышлы укый дигән ялган документларны директор язып биргән.

news_top_970_100
Әлмәттә үсмер малай анасын суеп үтергән һәм мәет янында ике атна яшәгән

2020 елның ноябрендә Әлмәттә әнисен үтергән 13 яшьлек үсмергә карата тикшерү эшләре төгәлләнгән. Тиешле инстанцияләр әлеге гаилә турында оныткан һәм менә нәкъ шушы фактор фаҗигагә китергән. Тикшерү шундый нәтиҗәләр ясаган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Былтыр Әлмәттәге фатирларның берсендә 36 яшьлек хатын мәете табыла. Аның муены киселгән. Биредә үк мәрхүмә хатынның 13 яшьлек улы да була, ул үзенә ашарга хәстәрләп йөри. Малай әнисен ике атна элек үтерүен әйтә. Шуннан бирле ул анасының мәете янында яшәвен дәвам итә.

Күршеләре сүзләренчә, мәет табылган чакта малай бәрәңге пешереп йөри, тыныч була. 

Телеканал хәбәр иткәнчә, әни кеше улын өйдән чыгармый, баланың хәтта җылы киемнәре дә булмый. Балалар бакчасыннан соң, малай мәктәпкә дә йөрми. Бала мәктәп программасын уңышлы үзләштереп бара дигән ялган документларны исә белем бирү оешмаларының берсенең директоры язып бирә.

Хәзер малайны катлаулы үсмерләр өчен махсус оешмага җибәрү турында карар кабул ителгән, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100