Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә сигез яшьлек бала һәм аның анасы үлгән гаиләне күршеләре яхшы яктан искә ала

«Безнең подъезд яхшы, тыныч иде бит», — дип сөйли күрше хатыны.

news_top_970_100
Әлмәттә сигез яшьлек бала һәм аның анасы үлгән гаиләне күршеләре яхшы яктан искә ала
https://pixabay.com/

19 майда Әлмәт шәһәренең Гафиятуллин урамында урнашкан бер фатирда ана белән бала мәете табылды. Биредә яшәүчеләр фаҗига булган фатирдагы күршеләре турында начар сүз әйтми, яхшы яктан гына искә алалар. Бу турыда Әлмәт-ТВ хәбәр итте.

Фаҗига булган гаиләдә әтисе, әнисе һәм бала яши. Алар бу йортта фатирны былтыр арендага алган һәм бирегә күченгәннәр.

«Безнең подъезд гел тыныч булды. Яңа ел бәйрәмендә дә тавыш чыкмый иде. Шуңа күрә барыбыз да гаҗәпләндек инде. Яхшы, тыныч подъезд иде бит», — дип сөйли күрше хатыны.

«Малайлары да бик яхшы, ире дә адекват, хатыны да. Аралашып йөрмәдек инде. Очрашкалый идек, исәнләшеп йөрдек. Алар әле яңа кешеләр», — ди тагын бер күрше.

19 майда Татарстанда әни кеше 8 яшьлек улын буып үтергән һәм үз-үзенә кул салганы билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Фатирда мәетләрне баланың әтисе табып ала. Фатир ишеге эчтән бикләнгән була. Фаҗига алдыннан хатын-кыз язу калдырган. «Кече яшьтәге баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Урында оператив тикшерү төркеме эшли.

Соңрак билгеле булганча, Әлмәттә бала үлеме сәбәпле, прокуратура социаль хезмәтләрнең эшен тикшерәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Әлмәттә 8 яшьлек малайның фаҗигале үлеменнән соң, Татарстан прокуроры шәһәрдә социаль хезмәтләрнең ничек эшләвен тикшерергә кушты.

Тикшерүне оештыру шәһәр прокурорына йөкләнгән. Күзәтчелек ведомствосы фаҗига булган гаиләнең имин булу-булмавын тикшерә. Имин булмаган очракта социаль хезмәткәрләрнең әлеге гаиләгә нинди ярдәм күрсәткәнлекләрен ачыклаячаклар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100