Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә шәхси балалар бакчасында сабыйны урамда онытып калдырганнар - видео

Видео социаль челтәрләрдә таралгач, Әлмәт прокуроры тикшерү эшләре башлаган.

news_top_970_100
Әлмәттә шәхси балалар бакчасында сабыйны урамда онытып калдырганнар - видео

Әлмәт шәһәрендә урнашкан шәхси балалар бакчасына йөрүче сабыйны ялгызын гына урамда калдырганнар. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кадрларда тәрбияченең балаларны урамнан алып кереп баруы күренә. Берничә секунд узгач, беседкадан нәни малай килеп чыга. Ул ялгызы гына бакча территориясендәге балалар мәйданчыгында йөри. Бераздан аны тәрбияче алып кереп китә.

Агентлык хәбәрчесе балалар бакчасы мөдире белән аралашкан. Бу сабыйларга яшь ярым гына икән, шуңа күрә аларны кулларын тотып алып керергә кирәк. Балаларның бер өлешен бала карашучы нянечка, икенче төркемен тәрбияче алып кереп киткән. Бу малайга «куллар җитми калган», дип аңлаткан мөдир.

«Ул төркемнән аерылып калган, беседкада урындыкта утырып торган. Аны икенче каттан тәрбияче күреп алган, ул төшеп, малайны кулыннан тотып алып кергән. Безнең территориядә этләр юк, аның гомеренә куркыныч янамый, бала туңмаган, имгәнмәгән», — ди мөдир.

Аның сүзләренчә, балалар бакчасында бөтен җирдә камералар тора, ата-аналар шуларга карап балаларын күзәтә ала. «Мәсәлән, әнисе эшкә килә һәм баласының бакчада нишләп йөргәнен видеодан карый. Аннары баласының йокыга киткәнен күреп торганын килеп сөйләүчеләр дә бар. Кайвакыт кызларның чәчен үрергә сорыйлар», — ди мөдир.

Бала урамда ялгыз калган очракны да видеодан күргәннәр. Ачуы чыккан әти-әни мөдиргә дәгъва белән килгән. «Мин аларга прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирдем, тикшерсеннәр. Үзем дә шундук хәбәр иттем», — ди мөдир.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Әлмәт прокуроры балалар бакчасын тикшерергә кушкан. Мөдир сүзләренчә, балалар бакчасына тикшерү белән килгәннәр инде. 

«Әлбәттә, әти-әни балалары өчен курка. Без дә алар өчен көн саен, минут саен куркабыз. Мондый очрак бездә беренче тапкыр булды, прокуратура безне гаепле дип тапса, безгә җәза бирерләр», — ди мөдир.

Соңрак билгеле булганча, прокуратура бу балалар бакчасы хезмәткәрләрен җаваплылыкка тартуны тартуны таләп итә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Ул ачыклык керткәнчә, вакыйга 1 октябрьдә «Львенок» шәхси балалар бакчасында була. Яшь ярымлык малай урамда йөргән вакытта үз төркеменнән аерылып кала. Сабый урамда калганын тәрбияче абайламый. Бераздан урамда ялгыз йөргән баланы бакчада эшләүче башка хезмәткәр тәрәзәдән күрә. Ул урамга чыга һәм малайны алып кереп китә. Сабый бала бер ялгызы егерме минут чамасы урамда йөри. 

Галиев сүзләренчә, ялгыз гына урамда йөрү баланың тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган. 

Прокуратура балалар бакчасы мөдиреннән кагыйдә бозуларны бетерүне һәм гаепле хезмәткәрләрне җәзага тартуны таләп итә. Тупланган материалларны тикшерү органнарына тапшырганнар, диелә бу хәбәрдә.

Әлмәттәге балалар бакчасындагы вакыйганы тикшерүчеләр дә өйрәнә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100