Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә чыршы урлаган хатынны эзлиләр, кафе хуҗасы аңа бүләк әзерләгән

Ул карак ханымга 10 бизнес-ланчка абонемент бүләк итәргә җыена.

news_top_970_100
Әлмәттә чыршы урлаган хатынны эзлиләр, кафе хуҗасы аңа бүләк әзерләгән
https://pixabay.com/

Әлмәттә яшәүче олы яшьтәге ханым Яңа ел бәйрәменә чыршылы булырга теләгән. Ул гаилә кафесы янындагы ясалма чыршыны урлый.

«Татарстан яңалыклары» сәхифәсендә куелган видеодан күренгәнчә, бу ханымны узып китүче кешеләр дә туктатмый, үзе дә алардан оялып тормый. Ул чыршыны тартып алмакчы була. Нәтиҗәдә чыршының өске өлеше өзелеп чыга һәм ул аны алып китеп бара.

Әлмәттә яшәүчеләр каракка җәза бирүне сорый, әмма кафе хуҗасы аны Яңа ел чыршысының калган өлешен тапшыру өчен эзли. Ул карак ханымга 10 бизнес-ланчка абонемент та бүләк итәргә җыена.

«Без бу хәлгә юмор, Яңа ел кәефе белән карадык. Башкаларны да шулай кабул итүләрен сорыйм», — дип сөйләгән кафе идарәчесе Яна Игнатьева.

«Кафе хуҗасының сүзләре ошады. Акыл һәм изгелек өстенлек итә», «Шул чыршы белән бар тискәре хәлләр китсен», «Кафе хуҗасына — хөрмәт», «Бүләк итегез шул, бәлки аның балаларын куандырасы килә, ә акчасы юктыр», — дип комментарий калдырган кафе хуҗасының гамәленә сокланучылар.

Инстачылар арасында кафе хуҗасы белән килешмәүчеләр дә бар: «Монда юмор юк, кеше үзен алай тотарга тиеш түгел», «Бизнес-ланчны каракка түгел, ә кафега килү мөмкинлеге булмаучыларга бүләк итегез».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100