news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә берәү әҗәтләре аркасында машинасыннан колак каккан

Әлмәт шәһәрендә яшәүче 1962 елгы ир-ат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләп бармаган. Нәтиҗәдә, аңа карата 7 башкарма эш кузгатылган.

news_top
 Әлмәттә берәү әҗәтләре аркасында машинасыннан колак каккан

Моннан тыш, ирнең салым һәм кредитлар буенча әҗәтләре дә бихисап булган. Бурычының гомуми суммасы 260 мең сумга кадәр җыелган. Ир-ат бурычыннан котылуның бер чарасын да күрмәгән, өстәвенә, рәсми эш урыны да юк.

Башкарма производстволар кысаларында, Әлмәт районы суд приставлары әҗәткә баткан ирнең автомобиленә арест салырга карар кылган. Шул рәвешле, приставлар һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ир-атны “Chery” маркалы машинасыннан мәхрүм иткән. Аңа карата Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча (административ штрафны вакытында түләмәү) беркетмә төзелгән. Машинасын каравыллы стоянкага куйганнар. Әгәр ир-ат бөтен булган бурычын түләмәсә, машинасыннан бөтенләйгә колак кагачак. Бу хакта Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.    

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар