Әлмәттә бер хатынны эш урынында вәхшиләрчә үтергән мизгелне күзәтү камерасы төшереп торган

2 июльдә Әлмәт шәһәрендә диспетчерлык пунктында эшләүче 38 яшьлек хатынны үтергәннәр. Әлеге җинаятьне күзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.
Диспетчерлык пунктында эшләүче хатынны пычак белән кадап үтерәләр. Бу хатын машина йөртүче бер ир-ат белән бәхәскә керә. Шуннан соң ир-ат диспетчерның муенына, эченә берничә тапкыр пычак белән кадый һәм чыгып кача.
Яраланган хатынны хастаханәгә озаталар. Ләкин ул реанимациядә вафат була.
Әлеге җинаятьтә шикләнеп 42 яшьлек ир-атны тиз арада тоткарлыйлар. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
Коточкыч җинаять мизгеле кадрларын социаль челтәр кулланучылар тараткан.