news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә балалар бакчасына ут төрткәннәр

Әлмәттә 7 май төнендә билгесез ир 65 нче "Ивушка" балалар бакчасына ут төрткән һәм каравылчы хатын-кызны яралаган.

news_top
Әлмәттә балалар бакчасына ут төрткәннәр
Янгын Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Билгесез ир-ат пычак белән тәрәзәне ватып кереп, каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хастаханәгә салалар. Бу хакта “КAZANFIRST” сайты хәбәр итә.



Хәзерге вакытта тикшерү органнары җинаятьчене эзләү белән мәшгуль. Аныңҗинаятьне нинди сәбәп белән кылуы әлегә билгесез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар