Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәттә 56 бала педофил корбаны булган: сәбәп - Интернетта саксыз аралашу

Әлмәт кешесе социаль челтәрдә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малай исеменнән ике ялган бит ача. Алар исеменнән балалар белән аралаша башлый.

news_top_970_100
Әлмәттә 56 бала педофил корбаны булган: сәбәп - Интернетта саксыз аралашу

33 яшьлек ирдән барлыгы 56 бала зыян күрә, алар арасында 51 кыз һәм 5 малай була, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. 

Әлмәт кешесе балигъ булмаган балаларның җенси кагылгысызлыгын бозуга бәйле 96 җинаять кылуда гаепләнә. Тикшерүчеләр ир-атның балигъ булмаган балалар белән социаль челтәрләрдә язышкан 80нән артык хатын табалар, йөзләгән экспертиза уздырыла. 

Тикшерү версиясе буенча, 2015-2016 елларда аралыгында әлмәтле социаль челтәрләрдә 11 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малай исеменнән 10-14 яшьлек балалар белән таныша башлый, үзләрен ялангач килеш фотога һәм видеога төшереп җибәрүләрен сорый. Шундый фото-видеоларны алгач, ир-ат аларны балаларның туганнарына һәм дусларына җибәрү белән янап, яңа язмалар сорый, үзе белән очрашуны таләп итә. 

Ир 10-13 яшьлек дүрт кызны көчләүдә гаепләнә. Ул алар белән ул гаражда яки өйләренә килеп очраша. 

Болар барысы да бер кызның әнисе кызын ялангач килеш селфи ясаганда тоткач ачыклана. Кыз олы яшьтәге ир-ат белән мөнәсәбәтләре турында сөйли. Тикшерү башлана, ирне кулга алалар. 

Ир-ат үз гаебен тулысынча таный, Россия Конституциясенә нигезләнеп, күрсәтмә бирүдән баш тарта. Тикшерү эшләре барышы вакытында ул сак астында булачак. 

Прокуратура раслаган гаепләү гаризасы белән җинаять эшен судка тапшырган. Гаепләнүчене "Җенси характерда көч куллану", "16 яше тулмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү", "Порнографик материалларны законсыз рәвештә эшләп чыгару һәм тарату" маддәләре буенча хөкем ителәчәк. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100