Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәтнең хоккей мәктәбе тренеры Түбән Камада кинәт кенә вафат булган

Соңгы вакытта Вячеслав Романов 2005 елгы спортчылар белән шөгыльләнгән.

news_top_970_100
Әлмәтнең хоккей мәктәбе тренеры Түбән Камада кинәт кенә вафат булган

Әлмәт шәһәренең «Нефтяник» хоккей мәктәбе тренеры Вячеслав Романов Түбән Камада вафат булган. Бу турыда хоккей мәктәбенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәрхүмгә 57 яшь иде. Ул Түбән Кама шәһәрендә «Нефтяник-2005» һәм «Нефтехимик-2005» командалары матчыннан соң кисәк кенә үлде, диелә бу хәбәрдә.

Вячеслав Романов башта Әлмәтнең «Спутник» мастерлар командасында уйный. Карьерасын тәмамлагач, 2007 елда «Нефтяник» спорт мәктәбендә эшли башлый. Ул тәрбияләгән спортчыларның берсе Александр Дергачев СКА командасы составында Гагарин кубогын алган.

Вафатына кадәр Вячеслав Романов 2005 елгы спортчылар белән шөгыльләнгән. Алар хәзерге вакытта Идел буе командалары арасында чемпион титулын йөртә.

Мәрхүм белән хушлашу һәм соңгы юлга озату 16 мартта Түбән Камада була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100