Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театрының 53 яшьлек артисты Рафик Таһировның баласы туган

Әлмәт театрының 53 яшьлек артисты Рафик Таһировның баласы туган

news_top_970_100
Әлмәт театрының 53 яшьлек артисты Рафик Таһировның баласы туган
Әлмәт театрында эшләүче Татарстанның халык артисты Рафик Таhировның кыз баласы туган.  Бу турыда Әлмәт театрының социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

"Бүген Татарстанның халык артисты Рафик Таhиров hәм хатыны Миләүшә Таhирова гаиләсендә шатлыклы хәбәр! Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет, сөенечегез – кызыгыз туу белән ихлас котлыйбыз! Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен. Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә", диелә әлеге хәбәрдә.


Театр сайтында бирелгән белешмәдән аңлашылганча, Рафик Таһировка быел 53 яшь тулган. Сөенечне уртаклашабыз һәм без дә котлауларга кушылабыз!


Өстәге фото 2018 елның ноябрендә төшерелгән. Рафик Таһиров Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Оҗмах капкасы" спектаклендәге образында сурәтләнгән. Бу спектакльдә ул баласы туган әти ролен башкара.

Таһиров Рафик Рөстәм улы. 
1966 елның 9 маенда Кукмара районы Түбән Арбаш авылында туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Әлмәт татар дәүләт театрына кабул ителә. Татарстанның атказанган артисты – 1995 ел. Татарстанның халык артисты – 2012 ел.  Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2010, 2014 еллар. Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты – 2011 ел. “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясе лауреаты – 2013 ел.

Уйнаган рольләре: Зөлкәрнәй – “Тиле яшьлек” (И.Абдуллин), Җиһангир – “Йөрәк ничек түзсен?!” (М.Маликова), Айрат – “Юллар ярда өзелә” (Н.Гаетбай), Акъегет – “Ай тотылган төндә” (М.Кәрим), Хәйретдин – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Сираҗетдин – “Яшь хатын алам – типтерәм дөньясында” (Г.Камал), Мидхәт – “Зәхмәт” (З.Хәким), Данил – “Әлепле әртисләре” (Аманулла), Гофран – “Көзнең соңгы яфраклары” (Р.Хәмид), Каюм – “Сафиулла” (М.Гыйләҗев), Хәзрәт – “Гөнаһсыз гөнаһлылар” (Т.Миңнуллин), Җәмил – “Әрәмәлек кияүләре” (Т.Миңнуллин), Фердинанд – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф.Шиллер), Нәби – “Тальян моңы” (Ш.Бикчурин), Шаһтимер – “Ак калфак” (М.Фәйзи), Усман Сабирович – “Студентлар” (Н.Гаетбай), Илфат – “Монда тудык, монда үстек” (Т.Миңнуллин), Әхмәт, Хозыр Ильяс – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов), Тарталья – “Болан-Патша” (К.Гоцци), Кәләшнең әтисе – “Туй” (Б.Брехт), Сәфәр – “Сагынуларга ни чара? (И.Зәйниев), Лоренцо – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир), Беренче Алла – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт), Баһави – “Качаклар” (Н.Исәнбәт), Вакыйф – “Дөнья киң түгел икән!” (З.Хәким), Хәзрәт – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Жеронт – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер), Хор – “Медея” (Х.Мюллер hәм Еврипид), Фәрхәт – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова) һ.б. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100