Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллинадан тәмле тулма рецепты
Халык арасында бу ризыкның голубцы атамасы киң таралган.
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллинадан тәмле голубцы рецепты тәкъдим итәбез.
Моның өчен башта суган белән кишерне кыздырырга, 2 кашык томат пастасы, су салып пешерергә кирәк. Шуннан соң өстенә түгәрәкләп бәрәңге тезәбез һәм тоз сибәбез.
Кәбестәне берничә минутка микродулкынлы мичкә куеп алырга кирәк.
Голубцы эчлегенә ит, сарымсак, суган, дөге, тоз, борыч, базилик, 1 йомырка кирәк.
Голубцыны ясап, бәрәңге өстенә тезәбез. Тәмләткечләр салырга да була.