Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт районындагы юл һәлакәтендә бер кеше вафат булган, дүрт кеше зыян күргән

Кителга авылы янында "Лада Ларгус" автомобиле белән "ПАЗ" вахта автобус бәрелешкән.

news_top_970_100
Әлмәт районындагы юл һәлакәтендә бер кеше вафат булган, дүрт кеше зыян күргән
Әлмәт районында "Лада Ларгус" һәм "ПАЗ" автобусы бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше яраланган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. 



Алдарак "Татар-информ" авариянең Кителга авылы янында булганын хәбәр иткән иде. «Ямашнефть» базасына баручы, вахта автобусында, һәлакәт вакытында 20 дән артык кеше булган. 



Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Аның 34 яшьлек пассажиры башын җәрәхәтләгән, 22 яшьлек пассажирның күкрәк читлеге имгәнә, 24 яшьлегенең аягы сына, ә 30 яшьлек хатын-кыз аңсыз килеш хастаханәгә озатыла. Аларның дүртесен дә Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Әлмәт бүлекчәсенә алып килгәннәр. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100