Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Әлмәт районындагы авариядә яшь гаилә һәлак булган

Әлмәт районындагы юл һәлакәтендә Яшел Үзәннән яшь гаилә һәлак булган. Бу хакта "Новости Зеленодольска" газетасы хәбәр итә.

news_top_970_100
Әлмәт районындагы авариядә яшь гаилә һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте "Казан-Оренбург" автомобиль юлының 209 нчы чакрымында, Каенлык авыл янында килеп чыга. Volkswagen Polo машинасы йөртүчесе алдагы автомобильне узарга теләп, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм йөк тагылкан КАМАЗ машинасы белән "маңгайга маңгай" бәрелешә. Алган җәрәхәтләрдән, йөртүче һәм аның  27 яшьлек хатыны фаҗига урынында һәлак була. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100