Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт районында "күрәзәче" "бозым чыгарган" - бер хатынның зур суммадагы акчасын "чистартып" биргән

Узган тәүлектә Әлмәт районының Новоникольск авылында яшәүче 41 яшьлек ханым полициягә мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Әлмәт районында "күрәзәче" "бозым чыгарган" - бер хатынның зур суммадагы акчасын "чистартып" биргән
Хуҗа сөйләвенчә, таныш булмаган ханым алдау юлы белән аның 31 мең акчасын урлаган. Ханымның өенә килгән полиция хезмәткәрләре әлеге хәлне ачыклаганнар. Билгеле булганча, ханым янына таныш булмаган бер хатын-кыз килгән һәм урын-җир комплекты сатып алырга тәкъдим иткән, шулай ук кече яшьтәге баласына ашарга бирүне дә үтенгән. Бу хакта Әлмәт телерадиокомпаниясе сайты хәбәр итә. 

Хуҗа азык-төлек әзерләгән вакытта, кунак бу гаиләгә бозым салынганы турында әйтә. Фаҗигагане булдырмый калу өчен, өйдә булган акчалар белән чистарту уздырырга кирәклеген дә әйтә чегән хатыны. Хуҗа ханым көтелмәгән яңалыктан куркып кала һәм булган бар акчасын чыгарып бирә. Чегән хатыны "чистарту йоласын" уздыра һәм акчаларны мендәр астына алып куя. Кунаклар йорттан чыгып киткәч кенә, хуҗа ханым шиккә төшә. Акча беркайда да табылмый. Алданган хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, - дип сөйләде Әмәт районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең өлкән инспекторы Резеда Мөхәмәтдинова. 

Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегендә бу факт буенча, РФ ҖК 159 маддәсе "Караклык" нигезендә  җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү эшләре алып баралар, гаепләнүченең кайда икәнлеген ачыклау буенча эшлиләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100