Әлмәт районында бер баланы трактор таптап үтергән
Малай печән төялгән арбага бара торган килеш сикереп менмәкче була.
Татарстанның Әлмәт районындагы Аппак авылында трактор таптаган бала һәлак булган. Бу турыда ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, трактор барган чакта, малай печән төялгән арбага менеп утырмакчы була. Бер мизгелдә бала егыла, трактор аны таптап китә. Имгәнгән бала урында ук һәлак була.
Соңрак ачыкланганча, трактор белән 38 яшьлек ир-ат идарә итә. Аның үзе йөри торган техника белән идарә итү өчен таныклыгы булмый, диелә хәбәрдә.